Кәүҗияк мәктәбендә өлкәннәр өчен компьютерга өйрәнү курслары үткәрелде
12 нче октябрьдан 30 нчы ноябрьгә кадәр үткәрелгән укуларга ундүрт пенсионер бик теләп йөрделәр. Араларында төрлесе бар иде. Кайберләре компьютерны куша да белми, ә кайсыберләре әзрәк таныш иде. Мәктәпнең информатика укытучысы Насибуллина Ландыш Рәсим кызы һәрберсенә бик бөртекләп аңлатты. Пенсионерлар берлегенең район бүлекчәсе ярдәме белән оештырылган бу курслар ярдәмендә хәзер...
12 нче октябрьдан 30 нчы ноябрьгә кадәр үткәрелгән укуларга ундүрт пенсионер бик теләп йөрделәр. Араларында төрлесе бар иде. Кайберләре компьютерны куша да белми, ә кайсыберләре әзрәк таныш иде. Мәктәпнең информатика укытучысы Насибуллина Ландыш Рәсим кызы һәрберсенә бик бөртекләп аңлатты. Пенсионерлар берлегенең район бүлекчәсе ярдәме белән оештырылган бу курслар ярдәмендә хәзер өлкәннәр дәүләт хезмәтләре порталы, терминаллар аша түләүләр түлиләр, почта, контакт, интернет кебек замана мөмкинлекләреннән оста файдаланалар, балалары белән скайп аша сөйләшәләр. Пенсионерлар бу курслардан бик канәгать калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев