Кичке ашка - вак бәлеш
Кичке ашка - вак бәлеш
Моның өчен сезгә -ярты кап ак майны кыргыч аша чыгарабыз, он, бер чеметем чәй содасы белән уабыз, шуңа 2 йомырка,1 аш калагы магазин каймагы салып яхшылап туглыйбыз, 150 грамм җылымса суга 1 аш кашыгы шикәр комы , ярты чәй калагы тоз салып җебетәбез онлы катнашмага кушып, камырыбызны яхшылап басып бетерәбез. 15-20 минут каплап торып, камырыбызны ял иттерәбез. Аннары инде вак кисәкләргә бүлеп, җәеп, эчлекне салып, вак бәлешләребезне ясап, табага тезеп, кызган духовкага куеп пешереп чыгарабыз . Кайнар килеш табынга бирәбез .
Эчлек: ит (фарш), бәрәңге, суган, тоз, борыч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев