Казандагы саммит иминлеген ГТХМ хезмәткәрләре тәэмин итте
Россия – АСЕАН V саммиты Татарстан башкаласында 17-19 июнь көннәрендә узды. Бу чорда Татарстан буенча ГТХМ Баш идарәсенең көчләре һәм чаралары югары әзерлек режимына күчерелгән иде, дип яза «Татар-информ» МА.
Казан янгын-коткару гарнизоны зур көчләр белән чараларның һәм аларда катнашучыларның иминлеген тәэмин итте. Бу максаттан махсус оператив штаб оештырылган.
ТР буенча ГТХМ Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов сөйләгәнчә, иң мөһиме – персонал, тормыш тәэминаты хезмәтләре, төрле идарәләр һәм көч структуралары вәкилләре арасында үзара эш итүне оештыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелгән. Янгын сүндерү һәм кешеләрне коткаруда көчләрне, чараларны координацияләү дә камилләштерелгән. Моннан тыш, объектларның планлаштырылуы һәм аерымлыклары өстәмә өйрәнелгән.
Күрелгән чаралар халыкара дәрәҗәле зур чараны уздыру өчен барлык шартларны тудырган. Нәтиҗәдә, саммит объектларында бернинди дә гадәттән тыш хәл-вакыйга теркәлмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев