Җәмгыять

Казан телебашнясы Татарстан флагы төсләре белән балкыячак

Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне уңаеннан Казан телебашнясы бәйрәм төсләренә киенәчәк.

Иртәгә, РТРС матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, корылмада махсус яктырту кабызылачак.

16:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр манара яшел, ак һәм кызыл — безнең республика флагы төсләре белән балкып торачак. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәр итә.


Нет комментариев