Кәүҗияктән Нурбәковлар «Күпбалалы гаилә» таныклыгына ия булдылар
Балалар – безнең тормышыбызның яме, дибез. Юкка гына аларны чәчәкләр белән чагыштырмыйлардыр. Кәүҗияк авылында гомер итүче Ирина белән Мәҗит Нурбәковлар да тормышларын чәчәккә күмгәннәр.
– Тормыш иптәшем милләте буенча – осетин. Иң элек аның абыйсыннан ерак булмаган урында йорт эзләгән идек. Ахыр чиктә Кәүҗиякне сайладык. Миңа монда климат бик ошый, районда һәм авылда яшәүче кешеләр дә әйбәт. Әйе, авылда хәл итәсе мәсьәләләр бик күп, әлбәттә, барысы да үзебездән тора, – диде Ирина.
Ул үзе – ятим бала. Туганнары да юк. Шуңа күрә кечкенәдән зур гаилә турында хыялланган, балаларын ничек яратачагын, алар турында кайгыртачагын күз алдына китергән.
– Мәҗит белән танышканда, мин Санкт-Петербург шәһәрендә яши, кибеттә кассир булып эшли идем. Ул акча ваклатырга керде. «Болай да акча юк, башка җиргә барыгыз», – дип борып җибәрдем. Икенче юлы кергәндә, Мәҗит акча белән килгән иде: товарлар алды, миңа бер кап конфет бүләк итте. Шулай итеп, аралаша башладык, – дип, истәлекләре белән уртаклашты Ирина.
Быел Мәҗит, хәрби контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына киткән. Хәзерге вакытта да ул шунда хезмәт итә. Күптән түгел, гаилә бәхетен тулыландырып, уллары Мирон туган.
– Абыйлары, апалары да улыбыз тууын түземсезләнеп көттеләр. Миронны бик яраталар, ашатырга, йоклатырга атлыгып торалар, – диде бәхетле әни.

Шулай итеп, үзләре дә әле бакчага гына йөрүче балалар «абый», «апа» булдылар. Маратка хәзерге вакытта – биш, Каролинага – дүрт, игезәкләр Ева һәм Светославага – ике яшь. Шулай ук Иринаның Леонид исемле улы да бар. Аңа – 14 яшь, ул башка гаиләдә яши.
– Балалар әтиләрен бик сагыналар. Аллаһтан аның исән-имин кайтуын телим. Мәҗит һәрвакыт балаларны беренче урынга куйды. Ул кайткач, барлык теләкләребезне чынга ашырырга язсын.
Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан, һәркемгә берберсен яратырга, якыннарының кадерен белергә, гаилә төзергә курыкмаска телим. Балалар – әти-әниләре өчен шатлык һәм горурлык, – диде Ирина.
Халыкара гаилә көне уңаеннан район үзәгендә үткән тантанада район башлыгы Фәрит Хөснуллин Ирина Нурбәковага «Күпбалалы гаилә» дигән таныклык, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Балалар куанычы күреп яшәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев