САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәүҗияк авылы хат ташучысы октябрь ае планын арттырып үтәгән

Кәүҗияк авылы хат ташучысы Фәйрүзә Газизуллина вакытлы матбугатка яздыру планын һәрвакыт арттырып үти. Ай беткәнче үк ул октябрь ае планын да үтәп куйган.

Моннан унбиш еллар чамасы элек тә почта элемтәсе бүлекчәсендә: “Районның иң уңган хат ташучысы”, – дип, аның исемен атаганнар иде.
– Хат ташучы булып 2003 елның 7 октябреннән бирле эшлим. Ул вакытта ук безнең вазифага, газета-журналлар, пенсия өләшү белән беррәттән, товар сату да керә иде. Ләкин ул чорда авылда халык саны күбрәк, товары да үтә, газета-журналларга яздыру да начар түгел иде”, – дип искә ала Фәйрүзә апа.
Әле хуҗалыгында бакчасы бар. Гөмбә җыярга ярата. Инкубатордан ел саен күпләп үрдәген, тавыгын, казын чыгара, сыерын асрый, алар белән кайнашудан, хезмәттән, кешеләр белән аралашудан чын мәгънәсендә күңеленә рәхәтлек һәм тынычлык ала ул....
Фәйрүзә апа боларның барысына да ничек өлгерә соң? Бу хакта газетабызның 27 октябрь санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев