Каташ Каранда һәм Җәлилдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
Республиканың Юстиция министрлыгы Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан региональ бүлекчәсе белән берлектә авыл халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтүне дәвам итә. 6 августта мондый ярдәмне Каташ Каран авылы һәм Җәлил бистәсендә , алар белән күрше-тирә авылларда яшәүчеләр ала алачак. Каташ Каранда кабул итү 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькәчә, Җәлилдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә...
Республиканың Юстиция министрлыгы Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан региональ бүлекчәсе белән берлектә авыл халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтүне дәвам итә. 6 августта мондый ярдәмне Каташ Каран авылы һәм Җәлил бистәсендә , алар белән күрше-тирә авылларда яшәүчеләр ала алачак. Каташ Каранда кабул итү 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькәчә, Җәлилдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр барачак. Алдан язылу өчен телефон: 2-45-63.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев