Карашай Саклау җирлеге халкы гөрләп яши
22 январь көнне әлеге җирлектә үткәрелгән халык җыенында моның, чыннан да, шулай икәнлегенә инандык.
Авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева узган ел башкарылган эшләр һәм быелга планнар белән бик җентекләп таныштырды. “Нөркәй” агрофирмасы директоры урынбасары Хәлил Шәйхразиев агрофирма эшчәнлегенә тукталды. Җыелышта шулай ук участок уполномоченные Марат Габидуллинның һәм янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Рөстәм Гариповның чыгышлары тыңланды. Җыелышка йомгакны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева ясады. Ул районда узган ел башкарылган эшләр, районның социаль-экономик хәле, быелга планлаштырылган эшләр турында сөйләде. Җыелышта катнашучы район оешмалары вәкилләре сорауларга җаваплар бирделәр. Очрашу ахырында иң уңганнарга төрле дәрәҗә Мактау кәгазьләре тапшырылды.
Җыелыш хакында тулырак язманы газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев