САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карашай-Саклау укучылары экологик дәрестә булдылар

Чара Минзәлә елгасы буенда үтте.

Балаларның кеше гаебе белән килеп чыга торган экологик проблемалар турында күзаллауларын киңәйтү, табигатькә һәм барлык тереклеккә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, шулай ук табигатьне саклау чараларында катнашырга этәрү максатыннан, Карашай-Саклау авыл китапханәсе мәктәп яны лагерена йөрүче балалар белән «Табигать — уртак йортыбыз» дип исемләнгән экологик дәрес, сәяхәт уздырды.

Чара Минзәлә елгасы буенда үтте. Чара барышында балалар үзләрен борчыган: нәрсә ул экология, табигатьне һәм табигый байлыкларны ничек сакларга, кеше әйләнә — тирә мохиткә нинди йогынты ясый, уртак йортыбыз — Җир шарын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәк, кебек сорауларга җавап таптылар, экологик кагыйдәләр һәм гаҗәеп фактлар белән таныштылар. Китапханәче балаларга саф һава, зәңгәр күк йөзе, чиста су, урман, болыннарның хуш исе, яфраклар кыштырдавының табигать тарафыннан безгә бирелгән тиңдәшсез байлык икәнен, аны саклау — безнең төп бурычыбыз булуын аңлатты. Чарада катнашучылар табигатьтә зарарлы, кирәкмәгән үсемлекләр һәм хайваннар булмавын, аларның барысы да үзара тыгыз бәйләнештә икәненә төшенделәр.

Чара ахырында балалар рәхәтләнеп су буенда балык тотып, уйнап янәдән лагерьларына кайттылар.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев