Капкалары – челтәр бизәкле 
Җәмгыять

Капкалары – челтәр бизәкле 

“Иң матур капка” конкурсының чираттагы катнашучысы - Сарман авылында яшәүче Расиха Хәмидуллина һәм аның тормыш иптәше Илгиз абый.


Якты төсе, нәфис бизәкләре белән үзенә тартып торучы бу капка-коймалар яныннан һәркем сокланып үтә. Капка-коймалар гына түгел, челтәр бизәкле тәрәзә йөзлекләре дә урамга ямь биреп торалар. 
- Сарманыбыз кулларыннан гөлләр тама торган осталарга бай. Ни әйтергә, бизәкне ниндирәк итеп күрергә теләвеңне ярты сүздән аңлап алалар, - ди Расиха ханым. 
Ә ул, сәнгать кешесе булгангамы, зәвыклы һәм бик таләпчән. Йорт-җирен дә, нәкъ менә сәнгать кешеләренә хас булганча, зәвык белән бизәгән, әйләнә-тирәсен гөлбакча иткән.


Нет комментариев