Каникулларда мәктәпкә әти-әниләр йөрде
Кышкы каникуллар булуга карамастан, Күтәмәле мәктәбендә кызыклы чаралар үтә торды.
7 гыйнварда да шундый чараларның берсе оештырылды. Анда укучылар әти-әниләре белән килделәр. Алар "Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә" бәйгесендә катнаштылар. Аның кысаларында кызыклы уеннар оештырылды, төрле ярышлар үткәрелде. Бәйге барысының да күңеленә хуш килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев