САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Камил абый белән Рәмзия апа җәүһәр туйларын билгеләп үтәләр

Сарман авылының хөрмәтле кешеләре Камил белән Рәмзия Хәсәновлар шушы көннәрдә бергә яшәүләренең 60 еллыгын – җәүһәр туйларын билгеләп үтәләр.

Камил абый күп еллар - районның авыл хуҗалыгы, ә Рәмзия апа мәгариф тармагында тырыш хезмәт куялар, игелекле балалар үстерәләр, әйләнә-тирәдәгеләргә матур үрнәк булып яшиләр.
Аларны истәлекле гомер бәйрәмнәре белән район башлыгы һәм җитәкчелеге исеменнән Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Юбилярларга матур теләкләрен шулай ук район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Асыляр Харисов җиткерделәр.
Камил абый белән Рәмзия апа хакындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев