Кәлимуллиннар талкыш кәләвәне оста пешерәләр
-
Татар халык традицияләрен буыннан-буынга күчереп, иҗатны да үз итеп яшиләр Кәлимуллиннар. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр алар, шуңа күрә элек-электән нәсел шәҗәрәсен барлап, туганлык җепләрен саклап гомер итәләр. Нәсел тамырлары Иске Минзәләбаш авылыннан юл алган Кәлимуллиннар бик борынгыда яшәгән әби-бабайларының ни рәвешле, нинди кәсеп белән гомер иткәннәрен дә яхшы беләләр, аны яшьләргә дә җиткерергә тырышалар. Гаиләдә талкыш кәләвә кебек татар халык ризыгын бик яраталар. Аны әзерләү катлаулы булса да, бер дә иренмиләр. Башка төрле кул эшләренә дә бик осталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев