Югары Әхмәт авылы ветераннары әйдаманы Гөлүсә апа Ризатдинова Финляндиядә туган
20 елдан артык авылның ветераннарын җитәкләп баручы, яшьләрне дә күркәм эшләргә рухландыручы Гөлүсә апа Ризатдинованың 80 яшьлек юбилее уңаеннан Югары Әхмәт мәдәният йортында күңелле чара үтте.
- Авылның рәисе дә, сәвите дә, старостасы да, ашыгыч ярдәме дә ул. Аның башкармаган эше, ярдәме тимәгән кешесе юктыр, мөгаен. Шәхси машинасы бар кебек, ул һәрвакыт Сарманга килә, кемнеңдер гозерен үти, район башлыгы янына кереп тә, әйтәсе сүзен җиткереп чыга. Әлбәттә, үз эше белән түгел, ә Әхмәт авылы халкы өчен тырышып йөри ул. Ветераннар хәрәкәтенең актив кешеләренең берсе. Хезмәтең өчен зур рәхмәт, Гөлүсә апа, - диде, изге теләкләрен җиткереп, район ветераннар Советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Асыляр Харисов.
Тормыш юлы гыйбрәтле дә, катлаулы да Гөлүсә апаның. Әмма ул бервакытта да зарланмый, уфтанмый, тормышка үпкәсен белдерми. Көчле рухы, тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында, егылса да, торып баса һәм сайлаган юлыннан горур атлавын дәвам итә. Үз гомерендә нахакка ишеткән сүзләре дә, шуның өчен газап кичергән көннәре һәм йокысыз төннәре дә аз булмый. Сатучы белеме алган Гөлүсә апа шактый еллар сәүдә өлкәсендә эшли, аннан почта элемтәсендә хезмәт куя. Яшүсмер чагында аның бик тә тегүче буласы килгән була, язмыш мәктәбе анысына да укыта. 1987 елда Ризатдиновлар Югары Әхмәт авылының иң гүзәл почмагына йорт күтәрәләр. Гөлүсә апа мәдәният йортында эшли башлый, лаеклы ялга чыккач та, эштән туктамый, аңа бүген дә яшьләр киңәшкә киләләр. “Кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә, киңәшеңне бирәсең, ярдәм итәсең. Син безне хезмәткә дә өйрәттең, рәхмәт сиңа”, - диделәр авылның мәдәният йорты кызлары Раушания белән Миләүшә.
Авылдашларына дини тәрбия бирүдә дә Гөлүсә апаның зур өлеше кергән, ул абыстай вазифаларын да башкара. Дини йолаларны үтәп, вафат булучыларны соңгы юлга озатуда да аның хәер-фатихасы ярдәм итә.
- Сарман мәчетендә укыганнан соң, Чаллының “Ак мәчете”нә барып, белем алып йөрде. Остазлыкка сертификатка ия. Үзенең шәкертләренә дә белем бирә, алдан әйдәп баручы ул. Ике дөнья рәхәтен тоеп, ахирәттә җәннәтләр насыйп итсә иде үзенә. Сабирҗан абыйның да көен табып, аны хөрмәтләп, тәрбияләп яши Гөлүсә апа. Алдагы көнегез шатлыкта, балаларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның кадер-хөрмәтендә узса иде. Безгә һәрвакыт үрнәк булыгыз, - диде авылдашы, фикердәше, авылда дини йолаларны башкарырга ярдәм итүче уң кулы Фәридә Фәттахова.
Гомерен яшь буынга аң-белем, төпле тәрбия бирүгә багышлаган Фәридә Өлфәт кызын Гөлүсә апа үзе урынына авыл ветераннар советын җитәкләргә кандидат итеп тәкъдим итте һәм эшендә уңышлар теләде.
Югары Әхмәт авылы мәдәният йортында узган чарага Гөлүсә апаның якыннары, фикердәшләре, авылдашлары, коллегалары җыелганнар иде. Олуг юбилее белән Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, район мәдәният бүлеге начальнигы Гөлназ Латыйпова, район мәдәният йорты директоры Гөлүсә Галиева да котладылар. Юбиляр район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатына ия булды. Кичәне мәдәният хезмәткәре Гүзәлия Зарипова алып барды, Гөлнур Зөлкәрнаева, Камил Дияров, Алмаз Галиев иң матур җырларын бүләк иттеләр.
Гөлүсә апа турындагы язманы “Сарман” газетасының киләсе санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев