САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иске Минзәләбашта Әниләр көненә багышланган кичә узды

Бүген Иске Минзәләбаш авылы мәдәният йортында авыл китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәрләре оештыруында "Асыльяр" клубына йөрүчеләр белән Әниләр көненә багышлап "Бар күңелләрдән җылы әни күңеле" исемендә әдәби кичә үткәрелде. Кичә аналар күңеле шикелле җылы, йомшак, матур хисләргә бай булды: чарада катнашучылар әниләргә багышланган китаплар белән таныштылар, газиз кешеләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар...

Бүген Иске Минзәләбаш авылы мәдәният йортында авыл китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәрләре оештыруында "Асыльяр" клубына йөрүчеләр белән Әниләр көненә багышлап "Бар күңелләрдән җылы әни күңеле" исемендә әдәби кичә үткәрелде. Кичә аналар күңеле шикелле җылы, йомшак, матур хисләргә бай булды: чарада катнашучылар әниләргә багышланган китаплар белән таныштылар, газиз кешеләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар тыңладылар, үзләре дә җырладылар. Фәйрүзә апа Әхмәтҗанова һәм Фәүзия Хәбибуллина башкаруындагы әдәби инсценировка барысының да күңеленә хуш килде. Табышмаклар ярышында җиңгән иң зирәк әниләргә приз тапшырылды. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев