Иске Минзәләбаш ансамбле Бөтенроссия бәйгесеннән җиңү белән кайтты
11-12 июнь көннәрендә Тула шәһәрендә гармунчыларның «Гармунфест» Бөтенроссия фестиваль-конкурсы үткәрелде.
Бәйгене Тула губернаторы оештыра һәм анда Россиянең дистәләрчә төбәкләреннән – Липецк, Киров, Архангельск, Әстерхан, Хабаровск крае, Тамбов, Курск һәм башка шәһәр, район һәм өлкәләрдән гармунчылар катнаша. Ә Татарстан Республикасын бәйгедә Рәмзия Йөзлебаева җитәкчелегендәге «Әүлия моңнары» тальянчылар халык инструменталь ансамбле тәкъдим итә.
– Без башта конкурсның онлайн үткәрелгән сайлап алу турында катнаштык һәм 300дән артык конкурсант арасында уңышлы чыгыш ясап, финалга узган 24 бүләкләнүче номер арасына без дә эләктек, зурлар номинациясендә III урынны яуладык. Бүләкне – Тула самоварын һәм дипломны безгә танылган гармунчы, жюри әгъзасы, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Павел Уханов тапшырды. Без дә буш кул белән бармадык – Тула өлкәсе мәдәният министры Елена Арбековага Сарман чәкчәге, яулыклар алып бардык. Сәяхәт бик күңелле булды. Безнең өчен Тула буенча экскурсия дә оештырдылар, – ди Рәмзия Йөзлебаева.
«Әүлия моңнары»н зур уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә яңа җиңүләр теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев