САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Кәшердә урам бәйрәме узды

Соңгы елларда авылда урам бәйрәме уздыру күркәм гадәткә әйләнде.

25 август көнне Иске Кәшернең Комсомол урамында яшәүчеләр күңелле бәйрәм уздырдылар. Аны төп оештыручыларның берсе — шушы урамда яшәүче мәдәният йорты директоры Тәнзилә Аксылмәрданова башлап җибәрде. Ак яулыклы әбиләр, абыйлар һәм апалар, яшьләр һәм балалар — барысы да бәйрәм итәргә җыелдылар. Авылда йорт саен, диярлек, талант ияләре яши. Моны алар бәйрәм барышында тагын бер кат исбатладылар. Җырчылар Гөлгенә Хәбибуллина, Рәмилә Хөсәенова (авылдашлары Гөлназның кызы), Галия Хәсәнова, Алинә Сөләйманова, Рәисә Әһлиева, Дилә Ибраһимова, Гөлнара Шәймәрданова, Венера Аксылмәрданова, гармунчы Рафис Муллануров бәйрәм бизәге булдылар. Бу күңелле һәм үзенчәлекле бәйрәм мул итеп әзерләнгән табын артында дәвам итте. Бөтен урамга тәмле бәлеш исе таралды. Аны бер генә кеше дә авыз итмичә булдыра алмады. Өстәлләрдә кайнап торган самавырдан хуш исле чәй эчеп, күңелле уеннар уйнап, дәртле җырлар җырлап, кич җиткәнне сизми дә калды халык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев