29 майда көндез һәм төнлә Татарстанда һәм Казанда көчле җил (15-20 м/с), яшенле яңгыр фаразлана. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы реклама конструкцияләре, юл билгеләре, агачлар һәм электр баганалары янында булмаска, саклык чараларын үтәргә өнди, дип яза «Татар-информ» МА.
– Сак булыгыз, балаларны күздән ычкындырмагыз, өлкәннәргә һәм чирлеләргә ярдәм итегез. Коткару хезмәте телефоны – 112, — дип искәртә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Район халкына да сак булырга киңәш ителә.

Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров
Нет комментариев