САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәдәният

«Йолдызлык»та сарманлылар да күп җиңүләр яуладылар

Районда 3-4 март көннәрендә үткән «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI республика ачык телевизион яшьләр фестиваленең зона туры бүләкләргә һәм шатлыклы җиңүләргә мул булды.

Фестивальне ачу хокукы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Россия Театр эшлеклеләре союзы әгъзасы, Татарстан һәм Кырым республикаларының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры, почетлы остаз, жюри рәисе Дмитрий Тумановка һәм Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллинга бирелде.

  • Сарман белән Җәлилдә, Зәй, Мөслим, Түбән Камада гаҗәеп балалар яши. Аларның якты күңелле һәм бәхетле булып үсүендә сезнең өлешегез зур, кадерле әти-әниләр, педагоглар! Безнең бурыч – әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең бөек җырлары ярдәмендә яшь буынны тәрбияләү, безнең чиста һәм мәһабәт елга-диңгезләребезне, урман-һавабызны тартып алырга тырышкан дошманга боларны эшләргә ирек бирмәү. Бу концертны без юкка гына Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышламадык. Чөнки батырлык һәм бердәмлек ярдәмендә генә без дошманны җиңә алачакбыз. Ә без аны җиңәчәкбез. Чөнки бездә – иң яхшы мәдәният. Безнең балалардан яктылык сирпелеп тора. Без балачак һәм илебезнең киләчәге имин булсын өчен барысын да эшләячәкбез, – диде Дмитрий Александрович һәм әби-бабайлар, әти-әниләр, педагогларга, бәйрәмне үткәрүгә зур өлеш кертүче район башлыкларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Илебез халыклары бердәмлеген ныгытуга һәм мәдәниятне үстерүгә, талантлы яшьләрне тәрбияләүгә керткән зур өлеше өчен, Фәрит Мөнәвир улы Дмитрий Александровичка Рәхмәт хаты тапшырды. Ут күршебез – Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин исә Сарман җиренә тәмле чәкчәк белән килгән иде. Сарман, Мөслим, Зәй, Түбән Кама районнары катнашучылары вәкилләренә дипломнар тапшырылды.

Җиңүчеләргә килгәндә, алар арасында сарманлылар да күп булды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев