Интернат-йортта тәрбияләнүчеләрне чәй өстәле берләрштерде
.
"Ураза бәйрәмен Җәлил интернат-йортында да үткәрдек без. Ул "Рухи элемтә" теосоциореабилитацияләү инновацион программасы кысаларында оештырылды. Биредә тәрбияләнүчеләр берләштерелгән чәй өстәле артында кунак булдылар.
Чара барышында бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында да сөйләштек. Интернат-йортта яшәүчеләр догалар тыңладылар һәм гаилә гореф-гадәтләрен искә төшерделәр. Барысы бергә шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек мөһимлеге турында фикер алыштылар.
Безнең әбиләр һәм бабайлар өчен мондый очрашулар – чын күңел бәйрәме. Алар традицияләрне, буыннар белән элемтәне сакларга, һәм өлкәннәргә үзләрен зур гаиләнең бер өлеше итеп тоярга ярдәм итәләр",- дип хәбәр итте безгә Алинә Закирова.
- Мондый чаралар тормышны аерым мәгънә һәм җылылык белән тутыра. Әлеге программа интернатта яшәүчеләргә социаль адаптация һәм психологик ярдәм күрсәтүдә югары нәтиҗәлелеккә ирешергә мөмкинлек бирә. Шуның өчен аны алга таба да үстерергә кирәк, - дип бәяләде чараны интернат-йорт директоры Азалия Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев