Илназ “Татар егете-2021” исеменә лаек булды
.
Яр Чаллы шәһәренең "Шатлык" яшьләр үзәгендә "Татар егете - 2021" регионара бәйгесе уздырылды. Төрле шәһәр, районнардан килгән егетләр үзара тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар. Район данын Иске Әлмәт авылыннан Вилдан Юнысов белән Иске Минзәләбаш авылы егете Илназ Мөхәммәтҗанов якладылар. Нәтиҗәдә Илназ, 1 урынны яулап, “Татар егете - 2021” исеменә лаек булды. Аерым номинацияләр буенча да иң осталар билгеләнде. Вилдан - "Иң оста шигырь сөйләүче", Илназ "Иң матур җырлаучы" номинациясендә иң яхшысы булдылар.
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев