Илексаз укучылары ГТО нормативларын тапшырдылар
Халыкны массакүләм спорт белән шөгыльләнүгә тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәрвакытта да мөһим.
Билгеле булганча, 1931 елдан алып 1991 елга кадәр безнең илебездә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) нормативларын үтәү 10 яшьтән 60 яшькәчә булганнарны колачлаган. Шуның нәтиҗәсендә спортта дөньякүләм танылган чемпионнар әзерләнгән. Ул чорларны өлкәннәребез горурланып искә ала. СССР таркалганнан соң, бу комплекс юкка чыгып торды, хәзер исә 2014 елдан Россиядә яңадан нормативлар үтәү күркәм гадәткә әйләнде. Яшьләребез арасында да ГТО нормативларын тапшыру модада. Югары уку йортларына кергәндә дә ГТОның “алтын медале” баллар белән бәяләнә.
"ГТО нормативларыннан Олимпия уеннарына!" - Илексаз мәктәбе укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшыру әнә шундый девиз астында узды.
Укучылар йөгерү, урыннан озынлыкка сикерү һәм башка дисциплиналарны тапшырды. Сыгылмалык, тизлек, озынлыкка сикерү – болар берсе дә спорт сөюче яшь дусларны куркытмады. Аларны бәяләүче физкультура укытучысы Зилә Хуҗина Илексаз мәктәбендә бары тик сәламәт укучылар гына укуын ассызыклады, моны ГТО күрсәткечләре раславын әйтте.
Афәрин, яшьтәшләрем. Алга таба да барыбызга да уңышлар гына юлдаш булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев