САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илексаз укучылары дәрестә читек бизәп карадылар

"Ак калфак" иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы вәкилләре - бездә кунакта.

Энҗе калфак, көмеш беләзек,
Калын толым, нечкә бил – нәзек.
Тәлир тәңкә, чиккән кулъяулык
Югалмасын дисәң, шул байлык,
Саклап калыр бары уяулык.
Нинди гүзәллек! Бу киемнәр - безгә борынгылардан калган иң кадерле бүләк. Калфаклы, чулпылы хатын-кызларыбыз безнең милләттә генә булган.Ә аларны саклап калырга кирәк. Шул максаттан Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Илексаз авылы мәдәният йорты каршында эшләүче "Ак калфак" иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы вәкилләре  кунакта кунакта булдылар. Алар халкыбызның милли йөзен саклау, гореф-гадәтләрне, йолаларны кире кайтару максатыннан, ачык чара үткәрделәр. Укучылар халкыбызның милли аяк киеме – читек белән таныштылар, үзләре дә матур итеп читек ясап, бизәп карадылар. Һәркем теләп һәм күңел нурын җигеп ясады. Соңыннан укучылар, читекләрен тотып, горурланып сурәткә төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев