САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илексаз укучылары тәмәке тартуга каршы!

Ел саен ноябрь аеның өченче пәнҗешәмбесендә Халыкара тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелә. Ул Американың онкология җәмгыяте тарафыннан 1977 нче елда гамәлгә куелган. Халыкара тәмәкедән баш тарту көненең максаты - тәмәкегә бәйлелекне киметү, халыкның барлык катламнарын һәм барлык белгечлек табибларын тәмәке тартуга каршы көрәшкә җәлеп итү, тәмәке тартуны профилактикалау. Тәмәкегә...

Ел саен ноябрь аеның өченче пәнҗешәмбесендә Халыкара тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелә. Ул Американың онкология җәмгыяте тарафыннан 1977 нче елда гамәлгә куелган. Халыкара тәмәкедән баш тарту көненең максаты - тәмәкегә бәйлелекне киметү, халыкның барлык катламнарын һәм барлык белгечлек табибларын тәмәке тартуга каршы көрәшкә җәлеп итү, тәмәке тартуны профилактикалау.

Тәмәкегә каршы көрәш буенча Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы конвенциясе нигезендә тәмәке тарту үлемгә китерүче сәбәпләр арасында икенче урында тора: тәмәке ел саен 6 млн кешене үлемгә этәрә, аларның 5 миллионнан күбрәге тәмәке тартучылар һәм элек тартканнар һәм 600 меңнән күбрәге - тәмәке төтене йогынтысына (рестораннар, офислар һәм кешеләр тәмәке тарта торган башка ябык биналар) дучар ителгән тәмәке тартмаучы кешеләр. Әмма ни генә булмасын, тәмәке тартуны ташларга беркайчан да соң түгел. Моның өчен бары тик үзеңдә ихтыяр көче табып, баш тартырга гына кирәктер. Аннан соң шуны да һәрвакыт истә тоту мәслихәт: тәмәке тарта башлау яман шеш авыруы барлыкка килүгә беренче адым ясау ул. Белгечләр дәлилләвенчә, тәмәке тарту нәтиҗәсендә ирендә, телдә, йоткылыкта, үңәчтә, ашказанында, ашказаны асты бизендә, бавырда, сулыш юлларында, бөерләрдә яман шеш авыруы барлыкка килү куркынычы аеруча зур. Шуңа күрә дә тәмәке кабын ачып, авызыңа тәмәке капканчы ныклап уйлау хәерлерәктер, минемчә. Чөнки тәмәкене сатып алып булса да, сәламәтлекне кире кайтарып та, сатып алып та булмый.

Бу көнне сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм тәмәке тартудан баш тарту буенча Илексаз мәктәбендә төрле чаралар үтте. Һәр класс җитәкчесе аның зыяны турында аңлатып, презентацияләр карадылар. Шулай ук урамда "Тәмәкенең зыяны" исемле буклетлар таратылды.

Озын сүзнең кыскасы, тартмасагыз башламагыз, тартсагыз бүгеннән үк ташлагыз!

материалны Гөләндәм Хәлиуллина Илексаз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары эзерләде.

фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев