САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илексаз мәктәбендә ата-аналар җыелышында янгын куркынычсызлыгы турында сөйләделәр

"Бурдан кала, уттан калмый!". Халкыбызның бу мәкале белән килешми мөмкин түгел. Адәм баласын фани дөньяда сагалаган куркыныч һәм дәһшәтле афәтләрнең берсе - янгын. Бакыйлыкта, ягъни теге дөньяда да гөнаһлы бәндәләргә нәкъ менә ут җәзасы вәгъдә ителгән. Киң мәгълүмат чараларында әле тегендә, әле монда янгын чыгу очраклары хакында хәбәрләр көн саен...

"Бурдан кала, уттан калмый!". Халкыбызның бу мәкале белән килешми мөмкин түгел. Адәм баласын фани дөньяда сагалаган куркыныч һәм дәһшәтле афәтләрнең берсе - янгын. Бакыйлыкта, ягъни теге дөньяда да гөнаһлы бәндәләргә нәкъ менә ут җәзасы вәгъдә ителгән. Киң мәгълүмат чараларында әле тегендә, әле монда янгын чыгу очраклары хакында хәбәрләр көн саен диярлек күренеп тора. Фәнни-техник прогресс, алга китүгә карамастан, аларның саны кимеми. Киресенчә, электр яки газ җиһазларының төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан янгын очраклары күбәя.

Шушы уңайдан Илексаз мәктәбендә ата-аналар җыелышына Дәүләт янгын күзәтчелегенең баш дәүләт инспекторы Радик Госманов чакырылды. Ул үзенең чыгышында күптән түгел генә Саклаубаш авылында булган янгын турында сөйләде.

Иң еш очрый торган бозуларга, махсус режим чоры булуына да басым ясалды. Төрле шартлаткыч матдәләрне куллану да зыян гына китерәчәге ассызыкланды. Радик Госманов янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штраф каралганын да әйтеп үтте.

Гөләндәм Хәлиуллина, Илексаз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев