Илексаз мәктәбе укучысы Гүзәл Нәбиуллина "Беренче адымнар" республика конкурсында II дәрәҗә дипломга лаек булды
"Беренче адымнар" республика конкурсында катнашып, Илексаз мәктәбе укучысы Гүзәл Нәбиуллина II дәрәҗә дипломга лаек булды. Фестивальдә Гүзәл Дамир Гарифуллин сүзләре, Гөлнара Якупова көенә язылган "Илексаз" җырын башкарды. Җиңүчегә Сарман сәнгать мәктәбе директоры Илһам Шакиров, Илексаз авыл җирлегеннән район советы депутаты Габбас Ризатдинов, җирлек башлыгы Флүр Гыйльфанов диплом һәм истәлек бүләкләре...
"Беренче адымнар" республика конкурсында катнашып, Илексаз мәктәбе укучысы Гүзәл Нәбиуллина II дәрәҗә дипломга лаек булды. Фестивальдә Гүзәл Дамир Гарифуллин сүзләре, Гөлнара Якупова көенә язылган "Илексаз" җырын башкарды. Җиңүчегә Сарман сәнгать мәктәбе директоры Илһам Шакиров, Илексаз авыл җирлегеннән район советы депутаты Габбас Ризатдинов, җирлек башлыгы Флүр Гыйльфанов диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар, иҗади уңышлар теләделәр. Тантанада җыр көенең авторы Гөлнара Якуповага, Гүзәлнең укытучылары Миләүшә Хәкимуллинага, Наилә Әһелтдиновага авыл халкы исеменнән рәхмәт белдерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев