Илексаз мәктәбе укучылары гер күтәрүдә уңышлы чыгыш ясадылар
15 апрельдә Сарайлы авылында Наил Мөхәммәтов истәлегенә гер спорты буенча XI шәхси-команда ярышлары үтте. Илексаз мәктәбе дә бу чарадан читтә калмады. 5 нче сыйныф укучысы Адилә Әһелтдинова (укытучысы - Зилә Хуҗина), 6 нчы сыйныф укучысы Чулпан Солтанова һәм 9 нчы сыйныф укучысы Лилия Газдалиева (укытучылары - Руслан Гыйльфанов) катнаштылар. Үз...
15 апрельдә Сарайлы авылында Наил Мөхәммәтов истәлегенә гер спорты буенча XI шәхси-команда ярышлары үтте. Илексаз мәктәбе дә бу чарадан читтә калмады.
5 нче сыйныф укучысы Адилә Әһелтдинова (укытучысы - Зилә Хуҗина), 6 нчы сыйныф укучысы Чулпан Солтанова һәм 9 нчы сыйныф укучысы Лилия Газдалиева (укытучылары - Руслан Гыйльфанов) катнаштылар. Үз категорияләре арасында уңышлы чыгыш ясап, Адилә белән Чулпан дүртенче булдылар, ә Лилия икенче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев