САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Илексаз авыл җирлеге хатын-кызлар командасы волейбол ярышларында җиңде

Бүген Сарманда авыл җирлекләре спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары үтте.

Ярышларда 15 команда катнашты. Киеренке уеннар нәтиҗәләре буенча Илексаз авыл җирлеге командасы җиңеп чыкты. Ул финалда Иске Кәшер авыл җирлеге командасыннан көчлерәк булды. Өченче урын өчен уенда Әлмәт авыл җирлеге командасы Кәүҗияк авыл җирлеге командасын җиңде. Җиңүчеләр һәм призерларга бүләкләр тапшырылды. Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов җиңүчеләрен аерым бүләкләде. 
Аерым номинацияләрдә җиңүчеләр дә ачыкланды. Турнирның иң яхшы уенчысы булып Эльвина Кадырова (Илексаз авыл җирлеге) танылды. Аның белән бер командада уйнаган Азалия Шакирова «Иң яхшы һөҗүмче» исеменә лаек булды. Кәүҗияк авыл җирлеге командасыннан Раилә Шакирова «Иң яхшы сакчы» булса, Алсу Мөхәммәдиева (Әлмәт авыл җирлеге) «Иң яхшы блоклаучы» исемен алды. Иске Кәшер авыл җирлеге командасыннан Гөлшат Миңнеголова «Иң яхшы бәйләүче» булып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев