Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Июнь уртасы Татарстанда гадәттәгечәдән эссерәк булачак

Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республикада июньнең икенче ункөнлегендә (11–20 июнь) һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечтән 1 градуска югары күтәреләчәк, дип яза «Татар-информ» МА.

Бу чорда климатик норма:

Татарстан буенча – 18,3 градус;

Казан өчен – 18,0 градус.

Көтелгәнчә, әлеге ункөнлектә уртача температура республикада 19,3 градуска, башкалабызда 19,0 градуска кадәр җитәчәк.

Алдагы көннәрдә һава торышы үзгәрмә торучы булачак. Бүген, 11 июньдә, көндез төбәктә кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм боз явуы көтелә. Иртәгә, 12 июньдә, синоптиклар яңадан яңгыр, боз һәм көчле җил вәгъдә итә.

Районда да шундый һава торышы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев