САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игелекле адымыгыз өчен рәхмәт

26 нчы июнь көнне район үзәк хастаханәсендә "Донор көне" үткәрелде. Чаллы кан күчерү станциясе табиб-терапевты Ирина Солдатова (рәсемдә) кан бирер алдыннан һәркемне җентекләп тикшерде, кан басымнарын үлчәде, ә лаборант Илсөя Нуриева кан төркемнәрен билгеләде, гемоглобиннарын тикшерде. Икенче рәсемдә сез шәфкать туташы Зөлфия Хәсәнованы кан алганда күрәсез. Район үзәк хастаханәсе трансфузиология...

26 нчы июнь көнне район үзәк хастаханәсендә "Донор көне" үткәрелде. Чаллы кан күчерү станциясе табиб-терапевты Ирина Солдатова (рәсемдә) кан бирер алдыннан һәркемне җентекләп тикшерде, кан басымнарын үлчәде, ә лаборант Илсөя Нуриева кан төркемнәрен билгеләде, гемоглобиннарын тикшерде. Икенче рәсемдә сез шәфкать туташы Зөлфия Хәсәнованы кан алганда күрәсез. Район үзәк хастаханәсе трансфузиология шәфкать туташы Гөлүсә Мөхлисуллинаның хәбәр итүенә караганда, "Донор көне" оешкан төстә үткән. Бу көнне барлыгы 106 кеше кан биргән. Район эчке эшләр бүлеге, үзәк хастаханә хезмәткәрләре, даими донорлар аеруча актив булган. Авыл фельдшерлары үз-ләре дә кан биргән, яңа донорлар да алып килгәннәр. Кеше хәленә керә белүләре өчен барлык донорларга рәхмәт белдерәләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X