САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яз көне туучы райондашлар арасында оптимистлар күп

Галимнәр исәпләвенчә, кешенең физик һәм шәхси сыйфатлары белән ул туган фасыл арасында бәйләнеш бар.

“Яз көне күбрәк оптимистлар туа”, - диләр алар. Аларга бетмәс-төкәнмәс энергия хас. Алар шулай ук агрессив һәм бәхәскә керергә дә яратучан булырга мөмкиннәр. Бу кагыйдә күбрәк хатын-кызларга карый. Яз көне дөньяга килүчеләрнең мавыгулары да күп була һәм алар теләсә-кайсы өлкәдә осталыкка ирешергә сәләтлеләр. Ләкин алар бер шөгыльдән тиз туялар һәм икенче кызыклырак шөгыль эзли башлыйлар. Яз көне туучылар көндәшлекне, конкуренцияне, башкалардан аерылыбрак торуны яраталар. Яхшы тормыш турында кайгырталар һәм моңа авыр хезмәт белән ирешәләр. Алар романтик түгелләр. Аларның көче – тормышчан булуда һәм аякта нык басып торуда. Яз көне дөньяга килүчеләр үзләрен бәхетле хис итәләр. Сәламәтлеккә килгәндә, аларга күбрәк йөрәк һәм кан тамырлары авырулары хас булуы ихтимал.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев