Яхшыбайлылар хәрбиләргә өй токмачы әзерләделәр
Җәмгыять

Яхшыбайлылар хәрбиләргә өй токмачы әзерләделәр

.

Яхшыбай авылы клубы каршында эшләп килүче "Ахирәтләр" берләшмәсе махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен өй токмачы кисү эшенә кушылды.

Хатын-кызлар, бу изге эшкә җыелып, һәр кискән токмачка үзләренең җылысын, кайгыртучанлыгын һәм мәхәббәтен салырга тырышты. Аларның максаты – фронтта булган егетләргә ярдәм итү, аларның исән-имин өйгә кайтуын көтү. 


Нет комментариев