Яхшыбайда Сабантуй күңелле үтте
Яхшыбай авылында Кече авыл бәйрәме гөрләп узды.
Анда авылдашлар, сыйныфташлар очраштылар, истәлекләр белән уртаклаштылар. Бәйрәмне дога белән Вәсилә Шакирова башлап җибәрде. Халыкны бәйрәм белән Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, Яхшыбай авыл клубы мөдире Әлфия Сираева тәбрикләделәр. Бәйрәм спорт ярышлары, конкурслар, җыр һәм биюләр, урам ярышлары белән үрелеп барды.
Бәйрәмгә килүче һәр кеше рәхмәт сүзләре әйтеп кайтып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев