Бу көннәрдә Яхшыбай клубы каршында эшләп килүче «Ахирәтләр» берләшмәсе әгъзалары махсус операция зонасындагылар өчен маскировкалау челтәре үрү белән мәшгульләр.
Узган кышта алар җылы оекбашлар бәйләп җибәргәннәр иде.
– Эш вакытында намазлар укыла, изге теләкләр әйтелә. Алар егетләребезгә дога булып барып ирешсеннәр, файдага булсыннар иде. Дөньялар тынычланып, ир-егетләребезнең туган йортларына сөенеп әйләнеп кайтуларын телибез, – диде Яхшыбай авылы клубы мөдире Әлфия Сираева.
Нет комментариев