Яхшы Каранда авылдашлар очраштылар
Кичә Яхшы Каран авылында бик җылы очрашу узды. Авылдашларга, читтә яшәүче якташларга күрешергә шәп сәбәп чыкты.
Күмәк көч белән алар авыл турындагы ике томлык “Таллы бишегем” китабын нәшер иткәннәр. Шул китапны авыл бәйрәмендә тәкъдир иттеләр, аны чыгаруда башлап йөргәннәргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Авылдашларның шатлыгын район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева уртаклашты, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре ирештереп, авыл активистларына аның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләкләре тапшырды. Александровка авыл җирлеге башлыгы Ирек Вафин да авыл халкының тырышлыгын, бердәмлеген билгеләп үтте. Очрашуда җылы теләкләр, матур җырлар, дәртле биюләр, уен-көлке мулдан булды. Бәйрәмне “Сарман” кинотеатры директоры Ринат Шәрәфетдинов алып барды. Чыгышы белән шушы авылдан булган Лилия Әлмөхәммәтова керамика белән эшләү буенча мастер-класс оештырды, сәүдә нокталары эшләде.
Бу хакта тулырак “Сарман” газетасының алдагы санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев