Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ятим балаларга торак сатып алуга Татарстан 830 млн сумнан артык акча бүлеп бирә

Татарстан ятимнәргә һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга торак алу өчен 830,5 миллион сум юнәлдерә. Бу хакта ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә. Аукцион заказчысы – Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, дип яза «Татар-информ» МА.

Республиканың сигез районында барлыгы 183 торак сатып алу планлаштырыла. Иң күп фатирлар – Казанда (111). Аннан кала Түбән Кама (30), Әгерҗе (22), Әлмәт (15), Югары Ослан (2), шулай ук Бөгелмә, Биектау һәм Кама Тамагы районнарында (берешәр) яшәүче ятимнәр яңа фатирлар алачак.

Торак мәйданы 24-36 квадрат метр булырга тиеш. Фатирлар төзекләндерелгән, сантехника һәм кухня раковинасы белән җиһазландырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев