САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иҗат итеп яшибез

Укучыларның уйлап табу, техник иҗат сәләтен үстерү, фантазияләрен баету максатыннан, республика бәйгесе кысаларында район мәктәпләрендә "21 нче гасыр "Кулибиннары" бәйгесе игълан ителде. Бәйгенең муниципаль этабында дәрестән тыш түгәрәкләрдә иҗат иткән проектлары белән түбәндәге укучылар актив катнаштылар һәм җиңү яуладылар: Айдар Гыймадиев (Ләшәү Тамак мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы, җитәкчесе -...

Укучыларның уйлап табу, техник иҗат сәләтен үстерү, фантазияләрен баету максатыннан, республика бәйгесе кысаларында район мәктәпләрендә "21 нче гасыр "Кулибиннары" бәйгесе игълан ителде. Бәйгенең муниципаль этабында дәрестән тыш түгәрәкләрдә иҗат иткән проектлары белән түбәндәге укучылар актив катнаштылар һәм җиңү яуладылар: Айдар Гыймадиев (Ләшәү Тамак мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы, җитәкчесе - Х.Дәүләтов), Фаил Әхмәтшин (Карашай Саклау мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы, түгәрәк җитәкчесе - З.Сабирҗанов), Ирек Нуртдинов (Иске Минзәләбаш мәктәбе укучысы, түгәрәк җитәкчесе - А.Җиһангиров), Геннадий Арефьев (Сарман мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы, түгәрәк җитәкчесе - А.Таепов), Азат һәм Айзат Шәйхетдиновлар (Каташ Каран мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары, түгәрәк җитәкчесе - И.Шәйхетдинов), Самат Зәбиров (Зур Нөркәй мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы, түгәрәк җитәкчесе - А.Шакиров), Булат Гарифуллин (Ләшәү Тамак мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы, җитәкчесе - Х.Дәүләтов).
Март аенда Мөслимдә бәйгенең зона этабы үткәреләчәк. Җиңүчеләрне исә киләчәктә республика бәйгесе көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев