Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев махсус операция зонасына унҗиде тапкыр гуманитар йөк илтергә барды
Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләребезгә ярдәм кулы сузучылар саны көннән-көн арта бара.
Авылларда, оешма-учреждениеләрдә күпкырлы эш башкарыла. Гуманитар йөк төялгән машиналар туган як җылысын да алып китәләр. Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев – якташларыбызга ярдәм илтә баруда иң активларның берсе. Игелекле җитәкче белән ерак юлга җаваплы сәфәрләре хакында сөйләштек.
- Рөстәм Фәритович, махсус операция зонасына беренче тапкыр барырга нәрсә этәргеч бирде Сезгә? Ул нәрсәдән башланды?
- Билгеле, махсус хәрби операция күпләрнең төн йокыларын качырды. Үзебезнең җирлектән киткән егетләр өчен мин дә бик борчылдым. Алар белән даими элемтәдә тордык, якыннарыннан да һәрвакыт сораша идем. Аларга ничек тә ярдәм итәсем килде. Егетләр кирәк-яраклар сорый башлагач, аларны ничек җибәрү турында, хәтта илтеп бирү хакында уйлана башладым. Бу уй миңа һич тынгылык бирмәде. Аллаһка тапшырып, яннарына барырга ниятләдек. Шулай итеп, тәвәккәлләп, күрше егете Раил Фәррахетдинов белән юлга кузгалдык. Аның башка районнар белән барганы бар иде инде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллинга олы рәхмәтлемен, ул тиз рәвештә ярдәм кулы сузды. Аның үзе белән дә бергә дүрт тапкыр барырга туры килде. Беренче вакытларда, без егетләрнең кайда икәннәрен дә белми идек әле. Тәүге баруыбызда 15 егетне генә таба алдык. Аннан, тора-бара, башкаларны да әкренләп эзләп таба башладык. Ярдәм тартмалары да күбәя барды, шул рәвешле, керәсе җирләр дә артты. Беренче вакытларда без Херсон ягына бардык. Шундагы егетләрне табып, алар белән күрештек. Җимерелгән җирләрне күреп, гаҗәпкә калган идек. Кулдан телефон төшмәде, барысын да фотоларга төшердек. Ә икенче тапкыр барганда, безгә бу табигый булып тоелды.
- Ә кабат-кабат барырга нәрсә сәбәпче булды?
- Ярдәм итә алганны аңлагач, күргәч, гел барасы гына килеп тора икән ул...
Бу хакта тулырак “Сарман” газетасының 2025 елның 5 декабрь санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев