Җиң сызганып эшләсәң, бәхетең була, - ди Ләкедә белем алучылар
Мәгариф

Җиң сызганып эшләсәң, бәхетең була, - ди Ләкедә белем алучылар

Хезмәт - тәрбиянең үткен чарасы ул. Шуңа күрә баланы хезмәттә үстерү халык тәрбиясенең төп принцибы булып тора.

Шагыйребез Габдулла Тукай юкка гына: "Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә, Аһ! оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә», - дип язмаган. Ялкаулык, эшләргә теләмәү, җиңел юл белән зур керемгә исәп тоту, башка кешеләр яки гаилә хисабына яшәү- "оят, хурлык, түбәнлекләрнең" чагылышы. "Балык - тозламасаң, кеше эшләмәсә бозыла", ди халык. Шул максаттан безнең Ләке мәктәбендә укучыларны кул эшләренә өйрәтү- беренче планда. "Оста куллар" түгәрәге эшчәнлеге аша укучыларга эшне җиренә җиткереп башкару кирәклеге, һәркемнең хезмәт нәтиҗәсе меңнәрнең кәефендә чагылуын аңларга ярдәм итәбез.


Нет комментариев