САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гүзәл Удачина комиссия утырышы эшендә катнашты

Бүген - 30 июль көнне районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде.

Эшлекле визиты барышында ул балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы эшендә катнашты. Аның белән бергә утырыш эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе секретаре Илсөяр Гарифуллина да катнаштылар.
Гүзәл Удачинаның районда булуы турында тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев