САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Горурлык хисе кичердем

Узган ел Россия тарихы елы буларак игълан ителгән иде. Бу уңайдан республикада, районда күп кенә әһәмиятле чаралар үтте. Һәркем аларда актив катнашты. "Россия тарихында - минем якташларым" дигән темага Идел буе регионара мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү үзәге уздырган Бөтенроссия иншалар конкурсында икенче сыйныфта укучы оныгым Алия Фәрхетдинова да катнашты. Шуның...

Узган ел Россия тарихы елы буларак игълан ителгән иде. Бу уңайдан республикада, районда күп кенә әһәмиятле чаралар үтте. Һәркем аларда актив катнашты.
"Россия тарихында - минем якташларым" дигән темага Идел буе регионара мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү үзәге уздырган Бөтенроссия иншалар конкурсында икенче сыйныфта укучы оныгым Алия Фәрхетдинова да катнашты. Шуның өчен сертификат алып, ул, кош тоткандай, очынып кайтып керде, чөнки алдынгы укучы булганы өчен бирелгән Мактау грамотасыннан соң бу аның мәктәп директоры Эльвира Зөфәр кызы кулыннан алган икенче зур бүләге иде. Бу барыбыз өчен дә сөенеч булды. Шушы тарих елы уңаеннан минем өчен тагын бер шатлыклы вакыйга күңелгә кереп калды - үзем утыз елга якын хезмәт куйган аграр көллияттә тарих музее ачылды. Көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов тырышлыгы белән оештырылган, методист Ризедә Сәфәргалинаның тынгысызлыгы нәтиҗәсендә андагы экспонатларга, күргәзмәләргә "җан" кергән. Биредә очрашулар, тәрбия чаралары уздырып, аны максатчан файдалана да башлаганнар. Мине дә очрашуга чакырдылар. Укучылар белән бергәләп, көллиятнең тарих дәфтәрен барладык, хезмәт баскычларыннан уздык. Ул вакытта училище буларак әле дүрт кенә төркем укучы тупланган булса, бүген исә әлеге уку йорты көллият дәрәҗәсендә унбиш төркемне берләштерә. Укучылар белән кызыклы әңгәмә кордык, алар үзләрен кызыксындырган сорауларына җаваплар да алдылар. Минем чыгыштан соң сүзне фотосы "Сәләтле бала - милләт хәзинәсе" дигән стендны бизәп торган 4 нче курс укучысы Резедә Насыйбуллина алды. Ул һәр экспонатка аерым тукталды, ирешелгән уңышлар турында сөйләде. Аннан соң бергәләп көллият турында төшерелгән кинофильм карадык. Күз алдымнан янә хезмәт көннәрем, бергә уздырылган дәресләр, чаралар узды. Уку елы ахырына якынлашкан саен, чыгарылыш сыйныф укучылары алдында, "Кая укырга керергә?" дигән сорау туа. Киләчәктә тормышларын туган-үскән җирлекләре, авыл хуҗалыгы белән бәйләргә теләгәннәргә, читкә китми, һөнәр үзләштерергә бик яхшы мөмкинлек биредә. Алга таба югары белем алам, дигәндә дә, юллама белән китәргә була.
Көллияттәге очрашудан соң бер горурлык хисе кичердем. Күңелемә якын коллективым өчен сөендем. Аларга һәрвакыт эшләрендә, укуларында зур уңышлар юлдаш булсын.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X