САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гөлнур апаны 95 яше белән котладылар

Кормаш авылында гомер итүче Гайнетдинова Гөлнур Таип кызына бүген 95 яшь тулды.

Тыл ветеранын олуг юбилее белән якыннары тәбрикләделәр, күңел җылысын бүләк иттеләр. Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина да изге теләкләрен җиткерде һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләкләре тапшырды. 

Гөлнур апа гомер буе “Нөркәй” совхозында намуслы хезмәт куйган. Тормыш иптәше Сабур абый белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, бүгенге көндә гаилә башлыгы исән түгел, бер улын да югалта Гөлнур апа. Бүгенге көндә улы Мөхәммәт һәм килене Резедә тәрбиясендә яши ветеран. Кызы Ризидә, кияве Рамил дә һәрвакыт хәлен белешеп, хөрмәтләп яшиләр. 6 онык, 3 оныкчыкка яраткан әби дә ул Гөлнур апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев