САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәдәният

Гөлия Бөтенрәсәй бәйгесендә җиңү яулады

Халкыбыз тарихын өйрәнү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен барлау һәм саклау, үсеп килүче буында милләтебезгә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү һәм үзаңнарын формалаштыруны күздә тотып, «Ак калфак» IX Бөтенроссия укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең финал өлеше Казан шәһәрендә үтте.

Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы һәм  татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы оештырды. 
Анда Җәлил икенче санлы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Гөлия Йөзлебаева да  катнашып, уңышлы чыгыш ясады һәм 2 тур җиңүчесе Дипломына лаек булды.   Һәр яктан уңган, тырыш, милләтебезнең өметле киләчәге булган талантлы кызыбызны чираттагы җиңүе белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңыш юлдаш булсын сиңа, Гөлия!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев