САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлүсә һәм Вагиз Хафизовлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр

Сарман авылында яшәүче Гөлүсә һәм Вагиз Хафизовлар бриллиант туйларын – бергә гомер итүләренең 60 еллыгын билгеләп үттеләр.

“Ныклы гаилә” – федераль һәм “Мәхәббәт юлы буйлап” республика проектлары кысаларында, аларны күркәм гомер бәйрәмнәре белән тәбрикләп, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырды. Юбилярларга изге теләкләрен шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов җиткерделәр. 
Гөлүсә апа белән Вагиз абый гомер буе колхозда, берсе –терлекчелектә, икенчесе механизатор булып хезмәт куйганнар. Өч бала тәрбияләп үстереп, бүген оныклар, оныкчыклар бәхетенә куанып яшиләр. 
Алар турында язманы газетаның киләсе саннарының берсендә укырсыз. 
Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев