Гөлнара Хуҗина "Шәфкать" үзәге директоры итеп билгеләнде
Хуҗина Гөлнара Ильяс кызы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры итеп билгеләнде. Гөлнара Хуҗина 1977 елда Ләшәү Тамак авылында туа. Мортамак урта мәктәбен тәмамлагач, Алабуга педагогия институтының филология факультетына укырга керә. 2004 елга кадәр Җәлил бистәсе гимназиясендә инглиз теленнән укыта. 2005 елдан Сарман урта мәктәбендә өстәмә белем бирү педагогы,...
Хуҗина Гөлнара Ильяс кызы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры итеп билгеләнде.
Гөлнара Хуҗина 1977 елда Ләшәү Тамак авылында туа. Мортамак урта мәктәбен тәмамлагач, Алабуга педагогия институтының филология факультетына укырга керә. 2004 елга кадәр Җәлил бистәсе гимназиясендә инглиз теленнән укыта. 2005 елдан Сарман урта мәктәбендә өстәмә белем бирү педагогы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 2007 елда «Шәфкать» үзәгенә кадрлар буенча белгеч булып эшкә килә. Бер елдан социаль реабилитацияләү бүлекчәсен җитәкли башлый. 2014 елның июлендә ул Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Сарман районындагы социаль яклау бүлекчәсе начальнигы итеп билгеләнә. Яңа вазифага Гөлнара Хуҗина 15 июньнән кереште.
Гаиләле. Тормыш иптәше Флүс белән ике ул үстерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев