Герпетолог киңәше: бакча участогын еланнардан ничек сакларга?
Герпетолог Владимир Черлин «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, бакча участогын еланнардан химик чаралар ярдәмендә генә 100 процентка саклап калу мөмкин түгел.
Белгеч билгеләп үткәнчә, еланнар гадәттә чүп-чар өемнәрендә, ботаклар арасында яки баскыч астындагы бушлыкларда яшәргә ярата. Шуңа күрә участокта тәртип урнаштыру һәм чүпләрне җыештыру еланнар килү куркынычын сизелерлек киметә. Черлин шулай ук Татарстанда очрый торган агулы еланнарның кешегә беркайчан да үзләре һөҗүм итмәвен искәртте. Кешене күргәч, алар я качарга тырыша, яисә күренмәс өчен бөгәрләнеп ята. Әгәр кеше еланга тимәсә, аңа таяк белән төртмәсә һәм аны тотарга тырышмаса, җан иясе тешләмәячәк. Еланны күргәндә иң яхшысы — тыныч кына читкә китү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев