САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Германиядә хезмәт иткәннәр бәйрәм итәләр

Бүген Германиядә совет оккупациясе гаскәрләре оешуга 77 ел тулды.

Безнең райондашларыбыз арасында да әлеге гаскәрләрдә хәрби бурычларын үтәгәннәр шактый. Бүген алар Үзәк ял паркында урнашкан һәйкәлләре янында бәйрәм тантанасы оештырдылар. Чарада катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм райондагы иҗтимагый хәрәкәттә активларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариатның яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү бүлеге начальнигы Ленар Һадиуллин, хәрби ветеран Сәид Әхмәтов, вафат булган хәрби Фирүс Нуриевның тормыш иптәше Мәймүнә апа да изге теләкләрен җиткерделәр. Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Дания Кәшипова һәйкәлгә официаль таныклык тапшырды. Соңыннан вафат булган хезмәттәшләрен бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә такыя салдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев