Газинур – “Киләчәк механизаторы”
.
Сарман аграр көллиятенең 1 курс студенты Газинур Гайнетдинов чираттагы җиңүен яулады. Зәй политехник колледжында үткән Татарстан һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында “Киләчәк механизаторы” дип аталган республика һөнәри осталык бәйгесендә катнашып, ул беренче урынга лаек булды. Аңа ТР мәгариф һәм фән министрлыгының 1 дәрәҗә дипломы тапшырылды.
Бәйгедә Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Арча, Әтнә, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Чирмешән, Чистай һәм Зәй районнарыннан 13 студент катнашкан. Алар үзләрен дүрт төрле ярышта сынаганнар. Бәйгедә катнашучылар “Т -215 McCоric” йөк тракторында фигуралы йөрү, CLААSTUCАN урып-җыю комбайнында эшләп карау, “КамАЗ- 43253” автомобилендә йөрү, “Агронавигатор плюс” навигация комплексы белән эшләү буенча һөнәри осталыкларын күрсәткәннәр.
Шунысы да мәгълүм булсын: мондый бәйге һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында беренче мәртәбә уздырылган.
Без Әлмәт авылы егете – моңа кадәр дә район данын яклап, уңышлы чыгышлары белән танылган Газинур Гайнетдиновны тәбрикләп, аңа киләчәктә дә уңышлар юлдаш булуын телибез.
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев