Җәмгыять
Газета – ике арадагы «күпер» ул
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте подписка чорына «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр» акциясе игълан итте. Акция кысаларында Татарстанның танылган шәхесләре газета-журналларга үзләре генә язылып калмыйча, туганнарын, якыннарын яздыралар, балалар йортларына, ветараннарга , социаль учреждениеләргә язылу бүләк итәләр. Акциягә Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев та кушылды.
- Район газетасы җирлек халкы...

- Район газетасы җирлек халкы белән безнең арада күпер ролен үти, - дияр идем мин. - Күп кенә очракта халыкка газета аша мөрәҗәгать итәбез. Яңалыкларны җиткерәбез, теге яки бу өлкәгә кагылышлы үзгәрешләр турында хәбәр итәбез. Юбилярларыбызны газета аша котлауны да хуплый җирлектә яшәүчеләр. Һәркем район хәлләреннән хәбәрдар булып яшәсен, газетаны укучылар күп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев