Фәрит Хөснуллин райондашларны Рамазан ае башлану белән котлады
Хөрмәтле райондашлар! Изге Рамазан ае башлану белән ихлас күңелдән котлыйм!
Бу Изге ай безнең өчен тормыштагы рухи кыйммәтләр турында тагын бер кат уйланырга, якыннарыбызга карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык күрсәтергә, тагын да түземлерәк, ихласрак шәхес булу өчен күп мөмкинлекләр ача.
Сезнең барыгызны да мөселман дөньясының олуг бәйрәме белән тагын бер кат тәбрик итәм. Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, иминлек телим. Рамазан айларын матур итеп үткәрергә язсын.
Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз, ифтар ашларыбыз кабуллардан булсын! Бәйрәм белән, хөрмәтле райондашлар!
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев